Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.187 сек.

Результаты поиска

  1. әйе, әйе, торгынлык чорында диктатураны сагынып, залим сталинның абруен торгызырга омтылыш югары даирәләрдә генә түгел, гомер бакыйга каты куллы тәртипне һәм вакыт-вакыт үзен чыбыркылауны сөйгән, аркасындагы камчы эзләрен рәхәтләнеп кашый торган гавам арасында да күзәтелә иде инде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. кпсс үзәк комитетының беренче секретаре никита хрущевны «тәгәрәтеп», аның урынына яңа түрә килгәч һәм әүвәлгечә генсек дигән атаманы кайтаргач, матбугатта һәм радиода ипләп-ипләп кенә Сталин исемен хуплап телгә ала башлаганнар иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Хәтерлим, XX съезддан соң рус шагыйре евтушенко сталинның табутта килеш иярченнәренә һәм тарафдарларына телефоннан күрсәтмә биреп ятуы турында үткен бер шигырь язып, «правда» кадәр «правда» «Сталин варислары» дигән шигырьне дөнья күләмендә яңгыраткач, шуны элек тә «кызыл авыз» исәпләнгән ак сакаллы татар шагыйре тәрҗемә итеп, республика гәзитендә бастырып чыгарган иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Менә шул аумакай шагыйребез инде хәзер сталинның кара җинаятьләрен аклый торган мәдхия язган дип тә ишеттем … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, хәзер төннәрен илгә «кара козгыннар» хуҗа түгел, һәрхәлдә, ачыктан-ачык законсыз-лыкка бармыйлар сыман. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. 1959 елда Сәйдәшевләрне эзләп каравым нәтиҗә бирмәгән иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Дәүләт иминлеге комитетында ни өлкән Сәйдәшевләр, ни ал арның балалары турында мәгълүмат юк дип кире бордылар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Миңа Сәйдәшев Нәҗип гәрәе-вичнең 1942 елның февралендә бөтенләй башка өлкә шәһәренең төрмә больницасында дистрофиядән үлгәнлеген, хатыны сәйдәше-ва шәфыйканың 1941 елның көзендә үк йөрәк авыруыннан вафат булганлыгын әйттеләр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. ә Азатка һәм аның энеләренә килгәндә, төксе чырайлы кгб вәкиле аларның кояшлы Украинадагы махсус балалар йортына озатылган булып, ул районның вакытлыча фашист оккупантлары кулы астында калуын әйтте. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. Шунда малайларның эзе юкка чыга … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР